«САФ балачак» - уеннар

«Утын яру» күнегүе

Укытучы\ата-ана: «Балалар, сезнең зурларның ничек утын ярганын күргәнегез бармы? Күрсәтегез әле, балтаны ничек итеп тоталар? Утын яручының куллары һәм аяклары нинди халәттә була? Бер-берегездән кул сузымы ара калдырып, түгәрәк буенча басыгыз. Хәзер „утын ярабыз“! Киселгән агачны тумран өстенә куегыз, балтаны баш өстенә күтәреп, көч белән шул агачка батырыгыз. Бу вакытта „Ха!“ дип кычкырырга да ярый».

Әлеге уенны башкарып чыгу өчен парларга бүленергә була һәм утынга чиратлашып сугыла. Әлеге күнегү балаларны актив эшчәнлеккә тарта, энергияне чыгарырга мөмкинлек бирә.
Эмоциональ киеренкелектән арыну уеннары