«САФ балачак» - уеннар

«Утын яру» күнегүе

Укытучы\ата-ана: «Балалар, сезнең зурларның ничек утын ярганын күргәнегез бармы? Күрсәтегез әле, балтаны ничек итеп тоталар? Утын яручының куллары һәм аяклары нинди халәттә була? Бер-берегездән кул сузымы ара калдырып, түгәрәк буенча басыгыз. Хәзер „утын ярабыз“! Киселгән агачны тумран өстенә куегыз, балтаны баш өстенә күтәреп, көч белән шул агачка батырыгыз. Бу#nbsp;вакытта „Ха!“ дип кычкырырга да#nbsp;ярый».

Әлеге уенны башкарып чыгу өчен парларга бүленергә була һәм утынга чиратлашып сугыла. Әлеге күнегү балаларны актив эшчәнлеккә тарта, энергияне чыгарырга мөмкинлек бирә.
Эмоциональ киеренкелектән арыну уеннары