«САФ балачак» - уеннар

«Дракон» уены

Әлеге уен үзара аралашуда кыенлык күргән балаларда үз-үзләренә ышаныч тәрбияләргә, коллективның бер өлеше булуын тоярга ярдәм итә. Балалар бер-берсенең иңнәренә тотынган хәлдә бер рәткә тезелеп басалар. Беренче бала — «баш», ахырда басып торганы — «койрык». «Баш» тартылып, «койрык»ны тотарга тели. Бу вакытта «дракон»ның гәүдәсе өзелмәскә тиеш. «Баш» «койрык»ны тоткан очракта, ул «койрык»ка күчә, ә «баш» ролен икенче бала үти. Һәр катнашучы ике рольдә дә булганчы уен дәвам итә.
Хәрәкәтчән уеннар