«САФ балачак» - уеннар

«Дракон» уены

Әлеге уен үзара аралашуда кыенлык күргән балаларда үз-үзләренә ышаныч тәрбияләргә, коллективның бер өлеше булуын тоярга ярдәм итә. Балалар бер-берсенең иңнәренә тотынган хәлдә бер рәткә тезелеп басалар. Беренче бала#nbsp;— «баш», ахырда басып торганы#nbsp;— «койрык». «Баш» тартылып, «койрык»ны тотарга тели. Бу#nbsp;вакытта «дракон»ның гәүдәсе өзелмәскә тиеш. «Баш» «койрык»ны тоткан очракта, ул#nbsp;«койрык»ка күчә, ә «баш» ролен икенче бала үти. Һәр катнашучы ике рольдә дә булганчы уен дәвам итә.
Хәрәкәтчән уеннар