«САФ балачак» - уеннар

«Бу профессияне беләсеңме» күнегүе

Балалар түгәрәккә басалар һәм укытучы (ата-ана) әйткән сүзләрне игътибар белән тыңлыйлар. Арада теге яисә бу профессияне аңлаткан сүзләр очраган саен балалар урында сикереп куялар. Бер бала яисә укытучы (ата-ана) бер җөмлә белән профессияне аңлатып үтә.

Түбәндәге сүзләрне тәкъдим итәргә була: лампа, машина йөртүче (шофер), кайчы, механик, юкә, токарь, алма, архитектор, карандаш, төзүче, яшен, обруч, столяр, тегермән, укытучы, тукучы, попугай, икмәк пешерүче, шахтер, кәгазь, экскурсовод, печән, түземлек, кондитер, күзлек, елга, инженер, дәфтәр, сатучы, закон, парикмахер, хыял, врач, кашык, ветеринар, кош, ут, юрист, чикерткә, пулемет, сикерүче, чәйнек, фотограф, күбәләк, музыкант, пирог, артист, шәм, газета, контролер, шаяру, кояш, бухгалтер, баш, җырчы, самовар, океан, геолог, балерина, буяучы, бутерброд, кыя, судья, елмаю, летчик, космос, полицейский, хәтер, пожарный, ай, сүзлек, водолаз.
Уйлау-фикерләү, игътибарын, хәтерен ныгыту уеннары