«САФ балачак» - уеннар

«Балык-кош-ерткыч хайван» күнегүе

Җиһазлау: туп

Балалар түгәрәккә баса һәм бер-берсенә тупны бирәләр. Укытучы-психолог төрле сүз-төшенчәләрне әйтә: балык, кош, ерткыч хайван, балык, кош…
Алып баручы кул чапкач, санау яисә туп калган бала тиз генә соңгы сүз-төшенчәгә туры килә торган сүзне атый. Мисал өчен, кош дигән сүздә кул чабу булган икән, әлеге бала бер кош исемен атарга тиеш. Бер аталган исемне икенче тапкыр кабатларга ярамый. Уенны төрләндерергә дә була. Дөрес һәм тиз (өчкә кадәр санаганда) җавап бирмәгән бала уеннан төшеп кала. Бер генә бала (җиңүче) калганга кадәр дәвам итәргә була.
Уйлау-фикерләү, игътибарын, хәтерен ныгыту уеннары