«САФ балачак» - уеннар

«Көзге» күнегүе

Җиһазлау: кешеләрдәге төрле эмоциональ халәтләрне чагылдырган фотосурәтләр (шатлык, ачулану, кайгы, гаҗәпләнү, уйчанлык һ.б. эмоцияләрнең схемаларда чагылышы).

Һәрбер бала бер фотосурәт ала, әмма башкаларга күрсәтми. Әлеге фотосурәтне яхшылап караганнан соң, һәр бала фотосурәттәге эмоцияне үзенең йөз хәрәкәтләре (мимика) ярдәмендә күрсәтә башлый. Калган балалар әлеге хәрәкәтләргә туры килә торган эмоция күрсәтелгән схеманы табалар. Беренче бала табылган схема-сурәтнең дөрес булу-булмавын билгели. Әлеге уенны икешәрләп яисә төркемләп тә үтәргә була.
Аралашу сәләтен үстерү уеннары