Шәҗәрә ясыйбыз →

Шәҗәрә — нәсел агачы дигән сүз. Нәсел — бер бабайдан килә торган кешеләр буыны. Шәҗәрә төзү катлаулы һәм шул ук вакытта бик мавыктыргыч.

Шәҗәрә төрле сорауларга җавап бирә. Без кем? Безнең ата-бабаларыбыз кем булган? Без нәрсәгә сәләтле? Нигә безгә нәрсәдер җиңел бирелә, ә нидер килеп чыкмый? Күп сорауларга җавап шәҗәрәдә саклана.

Әйдәгез, сорауларга җавапны бергәләп эзлибез!

1) Исемегезне кәгазьгә языгыз.
2) Ике якка ике ук ясагыз һәм әти-әниегезнең исемен языгыз.
3) Тагын икешәр ук чыгарыгыз һәм әби-бабайларның исемнәрен языгыз.
4) Әби-бабайларыгызның әти-әниләрен беләсез икән, аларны да теркәп куегыз. Сез исемнәрен белмәгән ата-бабаларыгыз да бар, аларның юлын Сез дәвам итәсез.
Нәсел шәҗәрәләре төрле була. Сез ясаган агач үсеп килүче шәҗәрә дип атала. Әгәр дә иң олы бабагыздан башлыйсыз һәм аннары аның балаларын һәм оныкларын язасыз икән, бу түбәнгә баручы шәҗәрә дип атала.

Әйтик, сезнең 2 әбиегез һәм 2 бабагыз бар. Аларның әти-әниләре бар. Барысы да төрле урыннарда һәм төрле вакытта туган. Сез барлыгы 4 гаилә тармагы буенча шәҗәрә ясый аласыз. Бу очракта эзләү ирләр линиясе буенча барачак. Ләкин хатын-кызлар тармагын да өйрәнергә мөмкин.
Бу эш сезнең гомерлек эзләнүегез була ала!
Шәҗәрәне өйрәнү безгә төрле яктан ярдәм итә:
  • Нәсел шәҗәрәсен белү, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтү ислам динендә дә хуплана. Әгәр дә без аларның исемнәрен белсәк, аларның рухына дога кыла алабыз.
  • Тамырларыбызны барлау ата-бабаларыбызны ачыкларга ярдәм итә. Шул рәвешле сез нәселдән килгән сәләтләрегезне барлый аласыз.
  • Шәҗәрә таныш булмаган кешеләр белән уртак темалар табарга мөмкинлек бирә. Кайвакыт уртак туганнарны да табарга мөмкин!
  • Шәҗәрә - белем күрсәткече.
Гаилә шәҗәрәсен төзү өчен эш тәртибе
(Автор: Рамил Гаптрахимов - тарихчы, шәҗәрә остасы һәм «Җиде буын» шәҗәрә үзәге җитәкчесе)
Кирәкле әйберләр:
  • буягычлар;
  • пумала;
  • А3 альбом бите.

Төп адымнар:
Кәгазьнең уртасына агач кәүсәсе ясыйбыз. Ботаклар урынына астан өскә таба иң элек әти, аннары әни, аннары балалар ике яклап ике кул эзен буяу ярдәмендә төшерәләр.

Кипкәч, кул эзләре астына гаилә әгъзаларының исемнәрен язып куябыз.

Мондый алым белән эшләнгән рәсем сезнең гаиләнең беренчел шәҗәрәсе була ала. Әлеге рәсемне ясауга бик кечкенә балаларны да җәлеп итәргә була. Эш барышында сөйләп, аңлатып барырга киңәш итәбез.

Әзер рәсемне рамга куеп, күренә торган җиргә урнаштырыгыз. Балага аны күрсәтеп, гаилә, гаилә әгъзалары, гаилә кыйммәтләре турында сөйләгез, аңлатыгыз.
Кирәкле әйберләр:
  • төрле төсле кәгазьләр;
  • фотосурәтләр;
  • клей;
  • каләм;
  • А4 альбом бите.

Төп адымнар:
Балагызның кулын ак кәгазьгә куеп, каләм белән уратып чыгыгыз. Бу кул сезнең агачыгыз булачак. Шул агачка төрле төсле яфрак формасында кәгазьләр яисә фотосурәтләр ябыштырыгыз. Кәгазьләргә гаилә әгъзаларының исемнәрен языгыз.

Бу агачка таянып, нәселегез турында балаларга сөйләгез.
Гаилә гербын ясагыз.

Бу эшне башкарырга сезгә геральдик энциклопедия ярдәм итәчәк (https://f-gl.ru/). Иң мөһиме, гербта булган символлар сезнең гаиләне, гаилә әгъзаларында булган сыйфатларны һәм кыйммәтләрне күрсәтергә тиеш.

Төп адымнар:
  1. А4 битенә калкан ясагыз. Аның формасы төрле була ала: түгәрәк, шакмак, ромб, овал.
  2. Калканның эчен үз теләкләрегез буенча 2−4 өлешкә бүлегез.
  3. Калканны буягыз. Классик геральдикада 7 төп төс бар: алтын һәм көмеш (металл), яшькелт, кызыл, шәмәхә, кара, зәңгәрсу (финифти).
  4. Бүленгән өлешләргә төрле детальләр, үсемлекләр яисә хайваннар ясап куегыз.
  5. Калканны тыштан шулай ук төрле хайван тотып тора ала.
  6. Калкан өстенә шлем ясагыз.
  7. Калкан астына лента ясап гаилә девизын языгыз.
Әби-бабайлардан интервью алыгыз.

Интервью алу балалар һәм әби-бабайлар арасындагы бәйләнешне ныгытачак. Балаларның күңеленә гаилә тарихын сеңдерәчәк.

Төп адымнар:
  • Сорауларны алдан төзегез һәм әби-бабайларга кунакка барыгыз.
  • Аларга күчтәнәчләр әзерләгез.
  • Телефонның диктофонын ачыгыз.
  • Түбәндәге сорауларны бирегез.
  • Өйгә кайткач җәвапларны текст форматына күчерегез.

Сораулар:
  1. Исем-фамилияң һәм әтиеңнең исеме?
  2. Туган көнең һәм туган урының?
  3. Әти-әниең кемнәр иде?
  4. Бертуганнарың бармы? Аларның гаиләләре?
  5. Гаиләгездә үзара мөнәсәбәтләр нинди иде?
  6. Балачагың ничек үтте?
  7. Балачак һәм яшьлек дусларың турында ниләр әйтә аласың?
  8. Уку сиңа яхшы бирелдеме?
  9. Балачагыңда һәм яшьлегеңдә укудан кала ниләр белән кызыксындың?
  10. Яшь чагында нәрсә белән мавыктың?
  11. Беренче эшең нинди иде?
  12. Карьераң ничек төзелде?
  13. Мөһим тарихи вакыйгаларда (сугыш, революция, дәүләт әһәмиятендәге проектлар) катнаштыңмы? Нинди рольдә?
  14. Хакимият тарафыннан эзәрлекләүләргә дучар булдыңмы (арестлар, сөргеннәр, репрессияләр)?
  15. Бүләкләрең, премияләрең, мактау билгеләрең бармы? Нинди?
  16. Шәхси тормышың ничек төзелде, мәхәббәт тарихы, романтик мөнәсәбәтләр, никах?
  17. Балаларың, оныкларың, оныкчыкларың, ерак туганнарың кемнәр?
  18. Олыгайганнан соң ниләр укырга, тыңларга, карарга яраттың?
  19. Киләсе буынга ниләр әйтергә теләр идең?