«САФ балачак»
Балалар әдәбияты

«100 китап исемлеге»


Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр!


Матур әдәбият әсәрләрендә халыкның тарихы, уй-фикерләре, теләк-омтылышлары, хыяллары урын алып, алар гасырлар дәвамында буыннан-буынга күчеп киләләр. Шуңа да китап уку яшь буынның дөньяга карашын баета, үз халкы белән горурлану хисе уята, белем бирә, эстетик зәвык формалаштыра. Әдәби әсәрләр укуның кирәклеге, әһәмияте әнә шуның белән аңлатыла. Хәзерге заманда балаларның китап укуга теләге, аның белән кызыксынуы бик нык кимеде. Аларга гаджетлардагы кыска мәгълүмат кызыграк һәм мавыктыргычрак. Әмма телефон һәм компьютердагы язмалар никадәр кызыклы булмасын, алар, бердән, бик тиз онытыла, икенчедән, эзлекле белем-мәгълүмат тупларга мөмкинлек бирми, өченчедән, матурлык эстетикасын үстерергә ярдәм итми. Китап укырга үзен мәҗбүр итә алу, баланың ихтыяр көчен, белем алуга омтылышын күрсәтә. Китап укуны бер гадәткә кертсәң, ул гомерлек юлдашка әверелә.


Бай татар әдәбиятының классик үрнәкләре, уңышлы әсәрләренең зур өлеше мәктәп программаларына кертелеп, алар дәрестә яисә дәрестән тыш вакытта укытучы җитәкчелегендә өйрәнелә. Әлеге программаларга кермәгән күпсанлы әдәби үрнәкләрдән сезгә 100 китап исемлеге тәкъдим ителә. Исемлекне әдәбият галиме Дания Заһидуллина төзеде. Алар өч өлешкә бүлеп, башлангычлар, урта сыйныфлар, югары сыйныфлар өчен бирелә. Сайланган авторлар арасында классикларыбыз да, хәзерге көндә иҗат итүче замандаш язучылар да бар. Әлеге исемлек үзгәрешсез кабул ителергә тиеш дигән сүз юк. Ата-аналар, укытучылар аны башка әсәрләр белән тулыландыра, тагын да камилләштерә ала. Мисал өчен, шәхсән үзем башлангыч сыйныфларга И. Туктарның хикәяләре, Г. Тукайның мәсәлләре, Г. Хәсәновның хикәяләре урынына Р. Мингалимнең «Галстуклы кәҗә», Р. Корбанның «Тапкырларга табышмак», Г. Гыйльмановның «Әбием сихерче бугай» җыентыкларын тәкъдим итәр идем. Урта сыйныфларда Ф.Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт», Х. Вахитнең «Сәер кеше», Г. Камал пьесалары, Г. Тукай турында истәлекләр, Г. Хәсәнов хикәяләре урынына Г. Афзал шигырьләрен, Х. Вахитнең «Туй алдыннан"ын, Н. Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин"ен, Ф. Кәрим поэмаларын бирергә була дип саныйм. Югары сыйныфларда Р. Зәйдулла шигырьләре, Г. Исхакыйның «Татарның кызы», Т. Миңнуллинның «Минһаҗ маҗаралары», «Татар китабы», Р. Фәхретдиновның фәнни публицистикасы, Ш. Хөсәеновның «Зөбәйдә - адәм баласы» урынына Р. Мөхәммәдиевнең «Ситрат күпере"ен, К. Сибгатуллин шигырьләрен, Ш. Хөсәеновның «Әни килде"сен, Т. Миңнуллинның Әниләр һәм бәбиләр"ен, Г. Морат шигырьләрен, С. Сөләймәнова шигырьләрен тәкъдим итәм.


Әлеге әсәрләр белән танышу мәсьәләсе алга килеп баскач, баланың теләген исәпкә алу кирәк. Беренче укыган әсәр кызыксыну уятып, башкалары белән танышуга ихтыяҗ тудырсын иде.


Кадерле дуслар, «татар — китаплы халык» дигән гыйбарә бар. Алдагы чорларда да татар халкының китаплы булуы турөында сокланып сөйләсеннәр иде. Теләгем шул: Ходай безне китаптан аермасын!


Тирән ихтирам белән, Әлфәт Закирҗанов.