Радио тыңлау - сөйләүгә игътибар итүне таләп итә. Эчтәлекне күзәтергә теләгән кеше игътибар белән тыңларга тиеш! Бу ысул белән ишетү һәм кабул итү күнегүләре ясала.
Радио һәм башка аудиоязмалар баланың иҗади сәләтләрен үстерүгә ярдәм итә, чөнки тавышлар һәм музыка ярдәмендә аңда образлар һәм тулы фильмнар барлыкка килә.
Бала вакыт төшенчәсе белән таныша һәм аны аңлый башлый. Яраткан радиосының иртәнге тапшыруы тәмамлангач, бакчага барыр вакыт җиткәнен, ә «Әкият төенчеге» тапшыруы тәмамланганнан соң, йокларга вакыт икәнен аңлый.
Радио вакыт төшенчәсен аңларга ярдәм итә
Фәнни, дини, тәрбияви-әхлакый, музыкаль эчтәлекле уникаль тапшырулар, тыңлаучылар белән беррәттән, аларны әзерләүче һәм алып баручыларга да яңа белемнәр тупларга ярдәм итә. Югары сыйфатлы радиотапшырулар балаларны тормышның барлык күренешләре белән кызыксынырга этәрә.
Радио тыңлаган вакытта бала берьюлы башка эшләр белән дә шөгыльләнә ала.