«САФ балачак» - Фәнни
Микробиологиягә кереш

Инфузория-башмакчык (3 видео)

Тасвирлама:
Инфузория-башмакчык — бер күзәнәкле микроорганизм. Аны лаборатория шартларында ничек үрчетәләр? Инфузория-башмакчыкның керфекчекләре, ризык эшкәртү вакуоле, зур һәм кече төше, авыз тишеме нинди? Яшел инфузория-башмакчыкны күргәнең бармы? Бу сорауларга җавапны видеодан табарсың. Инфузория-башмакчыкларны микроскоп ярдәмендә күрерсең.

Видеоны әзерләүдә катнаштылар:
автор — Фәхруллина Гөлнур Илдар кызы, микробиолог, биология фәннәре кандидаты, КФУның «Аналитик биофотника һәм күзәнәк инженериясе үзәге» фәнни-тикшеренү лабораториясе өлкән гыйльми хезмәткәре;
кәгазьдә ясалган инфузория рәсеме авторы — Кузнецова Елена Владимировна, биохимик, КФУның «Медицина матдәләре» фәнни-тикшеренү лабораториясе инженеры;
видео тышлыгы — Шәрәфиева Айгөл Искәндәр кызы (график дизайнер, татар телендә тәбрикләмәләр авторы;
Видеоны әзерләүдә Крючкова Марина Анатольевна (биология фәннәре кандидаты, КФУның «Аналитик биофотника һәм күзәнәк инженериясе үзәге» гыйльми хезмәткәре) ярдәм итте.