«САФ балачак» - Фәнни
Микробиологиягә кереш

Бөтерелгеч инфузорияләр (10 видео)

Тасвирлама:
Тере чәчәк бәйләмен күргәнең бармы? Таныш бул - бөтерелгеч инфузорияләр! Алар кыңгырауга охшаган. беләсең килсә, бөтерелгеч инфузорияләр бик оялчан һәм куркак. Микроскопка җиңелчә генә кагылсак инфузорияләрнең җепсыман сабаклары шундук спираль рәвешендә тыгыз итеп бөтерелә. Берничә секунд уза, барысы тыныч һәм кечкенә силәләр (пружинки) янә ачыла.

Видеоны әзерләүдә катнаштылар:
автор — Фәхруллина Гөлнур Илдар кызы, микробиолог, биология фәннәре кандидаты, КФУның «Аналитик биофотника һәм күзәнәк инженериясе үзәге» фәнни-тикшеренү лабораториясе өлкән гыйльми хезмәткәре;
рәсемнәр һәм микровидеолар авторы — Борисова Дарья Дмитриевна, табигать һәм микродөнья белән кызыксынучы профессиональ рәссам, рәсем буенча балалар укытучысы;
видеодагы көйнең авторы һәм башкаручысы — Пуховская Виктория Сергеевна, микробиолог;
тышлык авторы — Шәрәфиева Айгөл Искәндәр кызы, график дизайнер, татар телендә тәбрикләмәләр авторы.