«САФ балачак» - Фәнни
2024-11-18 21:56 Микробиологиягә кереш

Чүпрә (4 видео)

Тасвирлама:
Әлеге видеоязма чүпрәгә багышланган. Чүпрә ул — ипи камырына салына торган бер күзәнәкле микрогөмбә. Чүпрәне микроскоп ярдәмендә күрерсең. Аның формасы нинди? Ул ничек хәрәкәт итә? Чүпрә ничек үрчи?

Видеоны әзерләүдә катнаштылар:
автор — Фәхруллина Гөлнур Илдар кызы, микробиолог, биология фәннәре кандидаты, КФУның «Аналитик биофотника һәм күзәнәк инженериясе үзәге» фәнни-тикшеренү лабораториясе өлкән гыйльми хезмәткәре;
кәгазьдә ясалган чүпрә рәсеме авторы — Кузнецова Елена Владимировна, биохимик, КФУ ның «Медицина матдәләре» фәнни-тикшеренү лабораториясе инженеры;
Видеодагы таймлапсның (чүпрәнең бөреләнүен) авторы — Борисова Дарья Дмитриевна, табигать һәм микродөнья белән кызыксынучы профессиональ рәссам, рәсем буенча балалар укытучысы;
тышлык авторы — Шәрәфиева Айгөл Искәндәр кызы, график дизайнер, татар телендә тәбрикләмәләр ясаучы.
Видео Казан (Идел буе) федераль университетының «Аналитик биофотника һәм күзәнәк инженериясе үзәге» фәнни-тикшеренү лабораториясендә төшерелде.