Алып баручылар:
әни ролендә - биология фәннәре кандидаты, микробиолог, КФУның «Аналитик биофотоника һәм күзәнәк инженериясе үзәге» фәнни-тикшеренү лабораториясе өлкән гыйльми хезмәткәре Фәхруллина Гөлнур Илдар кызы;
бала ролендә - Файрушин Данияр Илназ улы, 9 яшь, Казан шәһәренең «КФУ каршындагы 2-нче номерлы татар гимназиясе» укучысы.
Әлеге чыгарылышта киләсе сорауларга җаваплар яңгыраячак: алманы нәрсә черетә? Нәрсә ул күгәрек гөмбә? Күгәрек гөмбәнең нинди файдасы бар? Күгәрек гөмбә тышкы кыяфәте белән ашарга яраклы гөмбәгә охшаганмы? Аның төзелеше нинди? Нәрсә ул спора? Нәрсә ул чүпрә? Чүпрәнең төзелеше нинди? Чүпрә ничек үрчи? Чүпрәне кайда кулланалар? Чүпрәнең зыяны бармы?