Алканиворакс боркуменсис

Алып баручылар:
әни ролендә - биология фәннәре кандидаты, микробиолог, КФУның «Аналитик биофотоника һәм күзәнәк инженериясе үзәге» фәнни-тикшеренү лабораториясе өлкән гыйльми хезмәткәре Фәхруллина Гөлнур Илдар кызы;
бала ролендә - Файрушин Данияр Илназ улы, 9 яшь, Казан шәһәренең «КФУ каршындагы 2-нче номерлы татар гимназиясе» укучысы.

Нефть ашаучы бактерия турында ишеткәнең бар идеме? Алканиворакс боркуменсис нефть белән тукланучы бактерия. Нәрсә ул нефть? Алканиворакс боркуменсис кайда тереклек итә? Әлеге бактериянең төзелеше нинди? Алканиворакс боркуменсис нефтьне ничек тарката? Алканивораксның нинди төерчекләре бар һәм алар аңа ни өчен кирәк? Бу сорауларга җаваплар тапшыруның әлеге чыгарылышында яңгырый.

шулай ук тыңлагыз: