Архейлар

Алып баручылар:
әни ролендә - биология фәннәре кандидаты, микробиолог, КФУның «Аналитик биофотоника һәм күзәнәк инженериясе үзәге» фәнни-тикшеренү лабораториясе өлкән гыйльми хезмәткәре Фәхруллина Гөлнур Илдар кызы;
бала ролендә - Файрушин Данияр Илназ улы, 9 яшь, Казан шәһәренең «КФУ каршындагы 2-нче номерлы татар гимназиясе» укучысы.

Нәрсә ул архей? Архейлар һәм бактерияләр арасында нинди аерма бар? Ни өчен архейларны экстремофиллар дип атыйлар? Пиролобус фумарии исемле архейның нинди сәләте бар? Архейлар нинди шартларда яши алалар? Нәрсә ул гипертермофил, галофил, ацидофил? Ни өчен архейларны галимнәр күптән түгел генә ачыкладылар? Архейлар авыру кузгаталармы? Архейларны ашап буламы? Архейлар кеше тәнендә дә яшиме? Нинди архейлар метан бүлеп чыгара? Нәрсә ул метан? Бу сорауларга җаваплар тапшыруның әлеге чыгарылышында яңгырый.

шулай ук тыңлагыз: