Нефть таркатучы бактерия

Нефть ашаучы бактерияләр хакында ишеткәнең бармы? Андыйларны лабораториядә дә үрчетеп була. Нефть ашаучы бактерияләрне микроскоп ярдәмендә күрерсең. Бактерияләрнең нефтьне ничек ашаганын белергә теләсәң видеоны кара!
Видеоны әзерләүдә катнаштылар:

автор - Фәхруллина Гөлнур Илдар кызы, микробиолог, биология фәннәре кандидаты, КФУның «Аналитик биофотоника һәм күзәнәк инженериясе үзәге» фәнни-тикшеренү лабораториясе өлкән гыйльми хезмәткәре;
кәгазьдә ясалган бактерия рәсеме авторы - Кузнецова Елена Владимировна, биохимик, КФУның «Медицина матдәләре» фәнни-тикшеренү лабораториясе инженеры;
тышлык авторы - Шәрәфиева Айгөл Искәндәр кызы, график дизайнер, татар телендә тәбрикләмәләр ясаучы.

Атом-көч микроскобы ярдәмендә төшерелгән микрофотосурәт белән Фәхруллин Равил Фәрид улы бүлеште.

Видеоны әзерләүдә КФУның «Аналитик биофотоника һәм күзәнәк инженериясе үзәге» кече гыйльми хезмәткәре Рожин Артем Олегович ярдәм итте.

Видео Казан (Идел буе) федераль университетының «Аналитик биофотоника һәм күзәнәк инженериясе үзәге» фәнни-тикшеренү лабораториясендә төшерелде.

шулай ук карагыз: