Эшерихия коли бактериясе →

Кеше эчәклегендә очрый торган Эшерихия коли (Эчәклек таякчыгы) бактериясе хакында ишеткәнең булдымы? Әлеге видеода Эшерихия коли бактериясе ничек хәрәкәт иткәнен микроскоп ярдәмендә күрерсең. Хәрәкәтләнер өчен аның нинди җайланмасы бар? Бу сорауга җавап - видеода.
Видеоны әзерләүдә катнаштылар:

автор - Фәхруллина Гөлнур Илдар кызы, микробиолог, биология фәннәре кандидаты, КФУның «Аналитик биофотоника һәм күзәнәк инженериясе үзәге» фәнни-тикшеренү лабораториясе өлкән гыйльми хезмәткәре;
кәгазьдә ясалган бактерия рәсеме авторы - Кузнецова Елена Владимировна, биохимик, КФУның «Медицина матдәләре» фәнни-тикшеренү лабораториясе инженеры;
видео тышлыгы - Шәрәфиева Айгөл Искәндәр кызы, график дизайнер, татар телендә тәбрикләмәләр авторы.

Видеоны әзерләүдә биология фәннәре кандидаты, КФУның «Аналитик биофотоника һәм күзәнәк инженериясе үзәге» өлкән гыйльми хезмәткәре Чередниченко Юлия Владимировна ярдәм итте.
Атом-көч микроскобы ярдәмендә төшерелгән микрофотосурәт белән Фәхруллин Равил Фәрид улы бүлеште.

Видеоязма Казан (Идел буе) федераль университетының «Аналитик биофотоника һәм күзәнәк инженериясе үзәге» фәнни-тикшеренү лабораториясендә төшерелде.

шулай ук карагыз: